сценарий презентация powepoint урок школа учитель егэ гиа скачать Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе. - Классному руководителю - Копилка сайта - К УРОКУ.RU

К УРОКУ.RU

Учителям, школьникам, студентам и родителям!
Главная » Файлы » Классному руководителю

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

· Скачать 17.02.2012, 10:36


Максат. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. “Ана-бөек исем”, “Әмирхан Еники-күренекле әдип” дигән сүзләр язылган плакатлар, магнитофон, Ә.Еники әсәрләреннән күргәзмә, газета-журнал материаллары.
Укытучының кереш сүзе.
Ана-бөек исем, нәрсә җитә ана булуга,
Аналарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда. (Һади Такташ)
Укучылар, бүген мин сезне ана хакы, ана васыяте,балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында чын күңелдән сөйләшүгә чакырам. Бу тема кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши, ләкин соңгы елларда әлеге мәсьәлә кискенләште, тискәре вакыйгалар кешеләрнең күңелләрен тупасландырды, җирдә шәфкатьсезлек, кешелексезлек, рәхимсезлек артты.
Без бүгенге сөйләшүне Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять» әсәре белән бәйләп алып барырбыз. Кем соң ул Ә.Еники? Аның тормыш юлы һәм иҗаты хакында 1 укучы сөйләп китәр.
Әйе, Ә.Еникинең әдәби иҗаты югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл байрагы(1979), Почет билгесе(1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Бик күп әсәрләре дөнья күрде, ул тиз арада үз укучыларын тапты. Күпсанлы әсәрләре арасында үзенә аерым урын алып торучы әсәре-“Әйтелмәгән васыять” повесте. Хәзер 1 укучы әләге әсәрнең эчтәлеге белән таныштырып китәр. Игътибар белән тыңлагыз һәм менә мондый сорауга җавап бирергә әзерләнегез:
-Әсәрнең төп герое кем? Аның хакында исегездә нәрсәләр калды?
Җаваплар тыңлана:
-Әсәрдә төп герой-Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була.Кыз чагында- Аксылу, кияүгә чыккач-Аккилен, аннары –Акҗиңгә, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр аны. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак ,пакь күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.
-Алар гаиләләре белән Юлкотлы авылында гади генә, тыйнак кына гомер кичерәләр. Карты белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Авыл мәктәбен тәмамлагач, балаларының 4се дә шәһәргә китә, югары белем алып зур кешеләр булалар.
-Карты белән бергә яшәгәндә. Әби ялгызлыкны сизми, әмма карты бакыйлыкка күчкәч, әби бөтенләй ялгызы кала. Балаларын көтеп, елларын, айларын уздыра. Билгеле, әби балаларын бик ярата, алар белән горурлана, кайтмасалар, эшләре күптер, хөкүмәт кешеләре бит, дип үз-үзен юата. Аңа нәрсәдер җитми: Акъәби еллар узган саен боега бара. Моның сәбәбе нәрсәдә икән соң?
Шәһәр тормышы белән яшәгән балалар әкренләп туган авылдан ,туган туфрактан бизә. Акъәби дә балалары белән арасы ераклашуын сизеп бик борчыла, аларны сагына. Шәһәр белән авыл арасы 120 км гына булса да, дөньяның әллә кайсы почмакларына барып йөрүче уллары һәм кызлары әниләре янына бик сирәк кайталар. Ялгызлыктан газапланган карчыкның кулына акча тоттырып бурычыбызны үтәдек дип, тыныч кына яши бирәләр. Акъәбинең картлыгы җиңә, ул ныклап авырый башлый.
Укытучы:
-Авыргач, ни өчен соң ул тиз арада балаларын чакыртмый? Аңа нәрсә комачаулый?
Җавап:
-Башта авыруы турында балаларына белдерәсе килми. Шулай да күршеләре һәм авылның бригадиры әбинең балаларына хәбәр бирә. Кызы Гөлбикә, кияве кайтып әбине шәһәргә, врачларга күрсәтергә дип алып китәләр. Гомер иткән нигез, картының кабере ялгыз кала.
Акъәбинең шәһәрдәге тормышы, авыруының көчәеп китүе турында 1 укучы сөйли.
Сорау:
-Акъәби нәрсәләр турында уйлана, аны нинди уйлар борчый, балаларына нәрсә әйтергә тели?
-Әби авылны, аның кешеләрен, яшьлек хисләрен сагына. Ул үзенең соңгы көннәре якынлашуын сизенә. Аны иң нык борчыган нәрсә- үлсәм, мөселманча күмәрләрме икән дигән уй. Гомере буе дингә тугрылыклы булган, аның кануннарын төгәл үтәгән, балаларын да үзе үрнәгендә тәрбияләгән карчыкның күңелен шик корты кимерә. Хәле бар чагында, барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйләп калырга тели ак күңелле әби. Аның бит үлемтеккә дип хәстәрләгән кәфенлеге ,сөлгеләре, акчалары бар. Ләкин алар авылдагы сандыкта калды. Ул балаларының үлгәч үзен мөселманча итеп соңгы юлга озатуларын тели. Бары шул гына.Өстәп әле аның балаларына, оныкларына дип саклап торган истәлекле киемнәре, затлы бизәнү әйберләре бар, аларның һәрберсен атап әйтеп калдырасы килә. Ә балаларының тыңларга вакытлары юк, алар каядыр ашыгалар, ашыгалар, ашыгалар... Әбинең соңгы көннәре якынлаша, ул тыныч кына, сабыр гына үлемен көтеп ята. Күңелендәге өмет чаткысы сүнеп бетмәгән әле, хәле җиңеләюгә, кызын янына утыртып , тагын үзенең соңгы сүзен, соңгы васыятен әйтеп калырга ашыга. Инде кызы әнисенең сүзен тыңлап бетерер, әнисенең васыятен үтәргә сүз бирер дип өметләнә укучы җаны. Акъәби дә тыныч күңел белән фани дөньядан бакыйлыкка күчәр, дип көткәндә, юк шул, кызы тагын сәбәп табып әнисе яныннан торып китә. Васыять әйтелмичә кала, әби аны үзе белән кабергә алып китә.
Шушы урында әбинең газиз балалары, аларның тормышлары,нинди һөнәр иясе булулары турында сөйләшергә вакыт җиткәндер. Бер укучы шул хакта чыгыш ясар.
-Сезнеңчә, балалар нәрсә эшләргә тиеш иделәр?
-Минемчә, алар беренчедән, җыелып, җитди итеп сөйләшергә , ничек кенә булмасын, әниләренең сүзен тыңлап бетерергә, анага борчылырлык урын калдырмаска тиеш иделәр. Бигрәк тә кызлар әниләргә якын, әни җанлы буырга тиеш, дип уйлыйм мин. Әгәр дә әбине мөселманча итеп, бөтен шартын китереп җирләсәләр, үзләренә дә рәхәт, күңелләре тыныч булыр иде. Балалары аны авылга алып кайтып, әтиләре янына күмәргә тиешләр иде. Әниләренең сүзен берәрсе булса да тыңлап бетерсә, мондый рәхимсезлеккә бармаслар иде. Ә бит алар әтиләре алдындагы бурычларын да үтәмәгәннәр, хәтта аның каберен дә белмиләр. Акъәби уйлаганча әйтсәк, “Машиналар сатып алырга хәлләреннән килә, әтиләренең каберенә бер таш яздырып куярга хәлләреннән килми”.
-Балаларның кыланмышлары бездә авыр хисләр уята. Адәм баласы укып кына , зур уку йортлары тәмамлап кына чын кеше була алмый икән шул әле. Кеше дигән исемне йөртәсең икән, син иң беренче кешелекле, шәфкатьле, миһербанлы булырга тиешсең. Әби шулай ук ялгызмыни соң? Аның күңелен аңларлык, аның белән чын күңелдән сөйләшерлек кешеләр булмады микәнни янында?
1 укучы Акъәбинең авылдашлары,шагыйрь егет, Гөлбикәнең кызы белән улы турында сөйли.
Укытучы:
-Ә бүгенге көндә әби-бабайларның язмышы ни хәлдә? Акъәби язмышына дучар булган картлар турында ишеткәнегез юкмы?
Укучыларның чыгышлары.
Укытучының йомгаклау сүзе.
-Әйе, Әмирхан Еники безгә бу әсәре белән кешеләрнең күңелләре тупаслануын, җир йөзендә мәрхәмәтсезлекнең тамыр җибәрүен 1965 нче елда ук искәрткән. Аналар алдында барыбыз да бурычлы.Без әле аны аңлап бетермибез. Ә элегрәк кешеләр ярлы яшәсәләр дә, күңелләре бай, ата-анага хөрмәте зур булган. Уллары булган ата-ана һич тә ялгызлык кичермәгән, чөнки малай кеше әти-әнисен карарга, төп йортта калырга тиеш булган. Балалар ата-ана каргышыннан курыкканнар. Бер генә мисал китерәм. Халкыбызның “Сак-Сок” бәете мәдрәсә дәреслеге булып торган. Ә анда сүз ана каргышы алган бәхетсез балалар бурында бара. Шушы әсәрне халкыбыз көйгә салып укыган, ятлаган,балалар күңеленә сеңдергән.Мин сезгә аның кайбер юлларны гына укып китәм. Минемчә,әсәрнең әһәмияте бүгенге көндә әйтеп бетергесез. Аны укып чыккан кеше һичкайчан ата-анасы алдындагы бурычын онытмас, дип уйлыйм мин. Кадерле яшь дусларым! Чыннан да, без бүген сезнең белән күтәргән мәсьәлә бик әһәмиятле. Бу сөйләшү күңелләрегезгә барып җитеп, киләчәктә әти-әниләрегез алдындагы бурычыгызны үти алсагыз,мин бик шат булыр идем. Ә хәзер бергәләп Р.Миңнуллин сүзләренә М.Шәмсетдинова язган “Әни кирәк” җырын җырларбыз. Көннәрегез имин, күңелләрегез саф, җаныгыз инсафлы булсын!

Категория: Классному руководителю | Добавил: Дилюза
Просмотров: 1544 | Загрузок: 201 | Рейтинг: 0.0/0
Внимание!
Если Вы опубликовали более трех разработок на портале, то
здесь Вы можете подать заявку на получение
Свидетельства о публикации!

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Меню сайта:




Анализ сайта онлайн Рейтинг@Mail.ru