сценарий презентация powepoint урок школа учитель егэ гиа скачать Педагогик киңәшмәдә чыгыш. Укытучы эшчәнлеген иҗади оештыру. - Классному руководителю - Копилка сайта - К УРОКУ.RU

К УРОКУ.RU

Учителям, школьникам, студентам и родителям!
Главная » Файлы » Классному руководителю

Педагогик киңәшмәдә чыгыш. Укытучы эшчәнлеген иҗади оештыру.

· Скачать 17.02.2012, 10:32


Мәктәп үсешенең хәзерге шартлары һәм яңа формалары укытучы хезмәте эчтәлеген, аның һөнәри әзерлеген һәм квалификация дәрәҗәсен, мөгаллимнәрне аттестацичләү ысулларын билгеләү, фәнни-тикшеренү эшен оештыруны һ.б. мәсьәләләрне хәл итү бурычын куя.
Дәүләт яшь буынга белем һәм тәрбия бирүне иң әһәмиятле эш дип саный һәм үз идеяләрен мәктәп аша гамәлгә ашыру өчен мөгаллимгә киң иҗат иреге тудыра.
Укучыларны төрле формада укыту, шәхси мәктәпләр ачу хокукы бирелә. Әмма белем алу формасын, метод, эчтәлеген сайлау иреге, көйләнмәүче мөнәсәбәтләр барлыкка килү нәтиҗәсендә мәгариф системасында дипломнары халыкара дәрәҗәсендә танылмый торган белгечләр әзерләнә башлады. Ә бу исә мәктәп, уку йортларын тәмамлаганнарны эшкә алганда аларның белем дәрәҗәсен тикшерүгә өстәмә чыгымнар тотуны таләп итә һәм дәүләт мәгариф системасын торгызуда, үстерүдә кыенлыклар китереп чыгара.
Яңа икътисадый шартларда укытучы хезмәтен стандартлаштыру процессы яшәп килүче мәгариф системасын камилләштерү, укытучының өр-яңа форма, чара, методларны куллану мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән. Аның ярдәмендә белемнең абруен күтәрергә, укучыларның мәктәптән читләшүен кисәтергә, һәр дәрәҗәдә белем бирүне гамәлгә ашыруда бердәм сәясәт алып барырга мөмкин.
Укытучы хезмәтен стандартлаштыру илдә мәгариф системасын камилләштерү белән бәйләнешле күптөрле мәсьәләләрне хәл итәргә, шулай ук аттестация, тарификация үткәрергә, квалификация характеристикасы төзергә, хезмәт өчен яңача түләү ысуллары кертелү шартларында, ни дәрәҗәдә сәләтле һәм белемле булуын искә алып, укытучының квалификациясен билгеләргә ярдәм итә.
Бу очракта стандартны мөгаллим хезмәтенә норма, кагыйдә, таләпләр комплексын билгеләүче норматив документ дип аңларга кирәк.Ул мондый таләпләргә җавап бирергә тиеш: объектив, хезмәтне бәяләүче һәр юнәлешнең әһәмиятле, фәнни, гамәли юнәлешле, юнәлешләрне гамәли эшчәнлектә файдалану мөмкин булуы, башка стандартлар белән бәйләнешле булуы.
Нәтиҗәле эшләүче укытучы үзе укыта торган фән, фәлсәфә, психология, физиология ягыннан белемле булырга, укучының аң-фикер эшчәнлеген формалаштыру һәм үсү процессын, баланың сәләтен,төрле хәлләрдән чыгу юлларын белүен чамаларга, педагогик технологияләрне белергә тиеш.
Мөгаллим хезмәтен стандартлаштыру мондый эшчәнлекне анализлауны истә тота:
-укытучының белем һәм күнекмәләре, аның һөнәри әзерлеге дәрәҗәсе;
-квалификациясен бәяләү критерийлары;
-педагогик хезмәт нәтиҗәләрен бәяләү нормалары;
-педагогик осталыкны арттыру, квалификация дәрәҗәсен үстерү алымнары;
-укытучыны аттестацияләү, аның хезмәтенә түләү дәрәҗәсе;
-белем бирү учреждениесенең эш шартлары, үсеш перспективасы.
Билгеле булганча, укытучы эшчәнлеге укыту процессын проектлауга, конструкцияләүгә һәм аларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Шуннан чыгып,педагогикада проектлау, конструктив, коммуникатив эшчәнлек төрләре билгеләнгән.
Проектлау эшчәнлеге төре-уку процессын төгәл педагогик шартларда проектлау, конструктив эшчәнлек шәхси методика эшкәртү белән бәйле. Коммуникатив эшчәнлек-уку материалын белем алу процессында үзләштерерлек итеп аңлату.
Мөгаллимнең проектлау эшчәнлеге укытуның гомуми максаты һәм бурычларына, уку материалы эчтәлегенең катлаулылыгына һәм аны кабул итәргә классның әзерлек дәрәҗәсенә карап төрле педагогик технологияләрне куллана белүгә бәйле.
Конструктив эшчәнлек, укучының иҗади эшчәнлеген, бала шәхесен үс
терүгә һәм дәреснең дидактик максатларыннан чыгып, укытучыга балаларны нәтиҗәле укыту алымнарын дөрес билгеләү мөмкинлеге булдвра.
Коммуникатив эшчәнлек материалның яхшырак үзләштерелүенә ирешү максатында балаларга белемне ничек аңлатырга кирәклеген дөрес билгеләү алымнары белән бәйле.
Укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген биремнәрне иҗади үтәргә омтылучы укучыларның саны буенча, иң катлаулы эшләрне сайлаучы укучылар саны буенча, уку материалының үзләштерелү тизлегеннән чыгып та билгеләргә мөмкин.
Уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе аң-фикер эшчәнлеген оештыру этапларыннан чыгып билгеләнергә мөмкин. Ул этаплар:
- эчтәлеге белән танышу максатыннан, уку материалын аңлау;
-уку материалын ныгыту(белемнәрне төрле очракта куллану)
-әлеге материалны фикер аша үткәрү(элегрәк алган белемнәр белән бәйләнеше)
-иҗат итү
Уку материалының катлаулылык дәрәҗәсе мондый характеристика белән билгеләнергә мөмкин:
-аңлатмалы-уку материалынкиңәйтелгән характеристикадан һәм анализлардан башка гына бәян итү;
-сыйфатлылык-фәнни нигезләү һәм киңәйтелгән характеристика бирү
-санлы-үлчәү техникасын һәм математик исбатлаулар кертү
-аксиоматик-төпле исбатлауларга нигезләнгән материал куллану.
Шушылардан чыгып. Укытучының уку материалын оптималҗ аңлату тизлеген ачыкларга була. Коммуникатив эшчәнлек структурасы укытучының дәрестәге эшчәнлек структурасы булып тәкъдим ителергә мөмкин.Аңа оештыру, тәрбия эшчәнлеге. Дидактик, методик эшчәнлек, укучылар эшчзнлеген бәяләү, педагогика техникасы керә.
Санап үткән эшчәнлек төрләре түбәндәге төп күрсәткечләр буенча анализланырга мөмкин.
Мөгаллимнең оештыру эшчәнлеге:
Дәреснең дидактик максатына ирешүне оештыру
Укытучының дәрескә куела торган психологик-гигиеник таләпләрне үтәве
Укыту процессында укучылар белән кире элемтәне оештыру
Укучыларның дәрестә танып-белү эшчәнлеген активлаштыруның төп алымнарын куллану
Уку вакытын дөрес файдалану һәм бүлү
Дәрестә язу эшен оештыру, уку әдәбиятын һәм методик әдәбиятны файдалану.
Тәрбия эшчәнлеге
Хезмәткә ихтыяҗ һәм эштә яхшы нәтиҗәләргә ирешү ихтыяҗы булдыру;
Үзара ярдәмләшү, күмәк эшчәнлектә катнашу күнекмәсе тәрбияләү
Дәрестә акыл, эстетик һ.б. тәрбия төрләрен принципларын гамәлгә ашыру
Һөнәри юнәлеш бирү,фән белән кызыксынуга омтылыш булдыру;
Шәхестә укытуның гомуми максатларына теге яки бу төбәкнең тәрбияви бурычларына туры килә торган уңай социаль әһәмиятле сыйфатлар тәрбияләү;
Оештыру, методик эшләрнең һәм тәрбияви тәэсир итүнең бердәмлегенә ирешү;
Укыту эшчәнлеге белән идарә итүнең оптималь ысулын билгеләү, ул билгеле бер педагогик ситуациягә туры килергә тиеш;
Тәрбия эшендә укытучының шәхси сыйфатларын файдалану.
Дидактик һәм методик эшчәнлек:
Дидактиканың төп принципларын тормышка ашыру;
Укытуның гомуми максатлары һәм классның педагогик мөмкинлекләре нигезендә дәреснең дидактик максатларын яки уку процессын оештыруның башка формаларын билгеләү.

Категория: Классному руководителю | Добавил: Дилюза
Просмотров: 1139 | Загрузок: 193 | Рейтинг: 0.0/0
Внимание!
Если Вы опубликовали более трех разработок на портале, то
здесь Вы можете подать заявку на получение
Свидетельства о публикации!

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Меню сайта:




Анализ сайта онлайн Рейтинг@Mail.ru